Әтнә таңы

Шахмат уйнау җиңелме?

Һәр заманның үз өстенлекле яклары бар, минемчә.

Кайчандыр без ки­рәк­ле мәгълүматны табу өчен китапханәгә барып, тиешле китапны алып, аны зур кызыксыну белән укып чыга идек.Дәресләрне хәзерләп бетергәч, кулга китап алып, сихри дөньяга чуму, китапның геройлары белән  төрле маҗаралар кичү ни торган! Ә хәзер кирәкле мәгълүмат табу өчен компьютерны кабыз, интернетка кер, берничә төймәгә бас һәм сиңа кирәкле сорауга тезелеп киткән мәкаләләрнең исәбе-хисабы юк.

Менә бу юлы да мин сорауны язып кына бетердем, һәм үзем өчен  шахмат уены турында күпме кызыклы фактлар ачтым.
Шахмат – зирәклек уены.  Әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.  Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар икән.Шул ук вакытта шахмат – акылны чистарта, дөрес фикерләргә өйрәтә торган уен буларак файдалы. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп булган икән. Тагын мин үзем өчен ачыш ясадым. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән – йөр, кулыңны фигурадан алсаң – йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Карале, борынгылар ничек оста итеп уен аша әдәп -әхлак кануннарын керткәннәр!
Шахмат уены – тормышның үзе шикелле.  Беренчедән, фигуралар­ны сакларга, якларга кирәк. Икенчедән, һәр кылган гамәлен өчен җавап бирергә кирәклеге  турында кисәтә. Дөрес бит! Өченчедән, татар халык мәкалендәгечә, ”җиде кат, үлчәп, бер кат йөр”, – дигән сүз, сабырлыкка өйрәтә түгелме?
Шулай ук, җиңүгә ирешү өчен осталыкны чарларга, үсәргә, гел алга барырга кирәк. Шахматта, иң мөһиме, мат кую, ә фигураларны күбрәк ашау түгел икән.  
Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Тагын образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, логик фикерләүдә ярдәм итә. Менә монысы да уйланырлык: тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан  үрнәк алып, тәҗрибә туплап  яшәргә кирәк.
Шунысы куанычлы, тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены  компьютер, гаджетлар заманында да үзенең популярлыгын  бүгенге көндә дә югалтмый саклап килә. Моңа мин районыбызда мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырылган шахмат ярышы барышында тагын бер кат инандым.  
Узган ел ахырында  “Ашыт“ спорт комплексында Әтнә районы мәгариф оешмалары проф­союз членнары арасында шахмат ярышы узды. Ярыш башлангыч профсоюз оешмалары арасында уздырылучы Спартакиаданың берен­че  этабы булып, уздыруның төп максаты мәгариф хезмәткәрләре арасында көчле шахмат­чыларны ачыклау иде. Шахмат турнирына заявкалар нигезендә 17 башлангыч профсоюз оешмасыннан 27 шахматчы катнашты. Ярышның баш судьясы Раил Шакиров старт биреп җибәргәч, шахмат тактасы артында утырган катнашучы шахматчыларыбызны күрсәгез иде сез: һәр йөрешне төпләп уйлап йөрү, шул ук вакытта алдагы позицияләрне күзаллау, көндәшнең көчле һәм йомшак якларын ачыклау!
Ярышлар аерым хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында уздырылып, җыелган очколар нигезендә командалар арасында беренчелек билгеләнде. Бер этаптан  икенче этапка күчкән арада катнашучыларның шахмат уйнарга кайчан өйрәнүләрен, кем өйрәткәнен ачык­ларга тырыштым. Күп очракта  шахмат уйнарга күпчелек кеше гаиләдә өйрәнгән икән. Күбесен әтиләре бу уен белән мавыктырган. Ә менә балаларын шахмат уйнарга өйрәтү өчен әти кешенең үзенең башта шахмат уйнарга өйрәнүе мине шак каттырды!
Инде ярышларның нәтиҗәсенә килсәк, хатын-кызлар арасында 1н че урынны Олы Мәңгәр төп белем мәктәбенең математика укытучысы Камалетдинова Алсу Гәләтдин кызы яулады. Ир-атлар арасында иң көчле шахматчы дип үзен Әтнә  авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Хакимов Рүдәл  танытты. Командалар арасында 1 урынны мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар һәм мәгариф бүлеге методисты Әхмәтгалиева Гөлшаттан торган  Район мәгариф бүлеге командасы яулады.
“Шахмат – бик кызык спорт төре, ул кешенең ничә яшьтә булуына бәйле түгел, аның өчен баш эшләү кирәк” – дип яза бер укучы бала. Димәк, шахмат уйнарга өйрәнергә беркайчан да соң түгел икән.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?!

Реклама

Раилә Фәхретдинова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: