Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
шахмат

ТР оператив штабы Казанга коронавирус белән авыручылар килүен хәбәр итте

Мәскәүдән кайткан дүрт рейс пассажирларының бүгенге хәлне аңлап, үз ирекләре белән изоляциядә калуларын һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен үтенәләр.

Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы Covid-19 авырулары булган рейсларны атады.

Мәскәүдән Казанга кайткан өч авиарейс: SU 1196 (12 март), SU 1276 (17 март) һәм SU 1278 (18 март) пассажирлары - куркыныч зонасында. Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поездда, 18 мартта  024 М рейсында, 6нчы вагонда кайткан.

Оператив штаб әлеге рейсларда булган барлык кешедән 14 көн дәвамында, үзләре аңлап,  өйдә торуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк була дип кисәтә. 

Югарыда аталган рейсларның пассажирларын территориаль сырхауханәгә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

https://tatar-inform.tatar/news/society/22-03-2020/tr-operativ-shtaby-kazanga-koronavirus-bel-n-avyruchylar-kil-en-h-b-r-itte-5730783 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев