Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Шәфкатьлелек

Изгелек җирдә ятмый

Мәңгәр егетләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү йөзеннән антидрон алу өчен 20000 сум күләмендә акча күчерде

Олы Мәңгәр авылында 9 мартта Иске Мәңгәр егете Рамил Хафизов истәлегенә зур хоккей ярышлары булып узган иде. Әлеге ярышларны аның энесе Рөстәм Хафизов оештырды. Рөстәм уйнаучы егетләрне генә түгел, ярышларны карарга килгән кунакларны шашлык һәм коймак белән сыйлады, шулай ук беренче 3 урынга акчалата бүләк тә әзерләгән иде. Әлеге акчалата бүләкне 3 команда егетләре дә уйлашып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән, антидрон алу өчен күчерделәр.  Афәрин, егетләр! 

Бүгенге көндә ярдәм җыю  дәвам итә. Егетләребезгә исән-имин кайтырга насыйп булсын.  Ярдәм итү өчен түбәндәге счетка күчерә аласыз.
Ак барс картасы:
2200 5301 5368 3453
89083322996 номерына бәйле.
Садыкова Чулпан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев