Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

153 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 йоктыру очраклары арта бара.

Бүген 153 авыручы ачыкланган, кичә вирус 138 кешедә табылган булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Хастаханәләргә 105 кеше итерелгән. Моңа кадәрге тәүлектә 98 кешене хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган.

2022 елның 25 августына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 156 082 кешедә йогышлы чир рәсми рәвештә теркәлгән. Республикадагы 150 686 кеше чирдән савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә 26 кеше (кичә 22 авыручы) сәламәтләнгән.

Төбәктә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлгән бер кеше дә теркәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булган дип танылучыларның гомуми саны элеккечә кала – 1999 кеше.

Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 вирусыннын теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма күпчелек төбәкләрдә күзәтелә. Әйтик, 2022 елның июнь аенда бу чирдән һәм бу чир белән Россиядә 4981 кеше үлгән.

Республикада авыручылар саны артканлыктан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстанда яшәүчеләргә битлек кияргә тәкъдим итте. Моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм халыкны ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев