Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә 20 кеше карантинда

Кайбер сорауларга ачыклык кертү өчен район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлия Фәритовна, соңгы берничә көндә районда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәде. Шулай да ничә кеше әлеге чир белән авырый?
– Барлыгы 17 кеше исәптә тора иде. Шуларның икесе сәламәтләнделәр инде. Моннан тыш, 20 кеше күзәтү астында – карантинда
– Кулга перчатка, шулай ук маска кию мәҗбүри. Ни өчен шулай икәнен дә аңлатып китә алмассызмы?
– Коронавирусның һава-тамчы юлы белән йогуы билгеле. Шуңа күрә дә авыру, сәламәт кешегә дә маска кию зарур. Маска һәм перчатканы кеше күп булган урыннарда, кеше белән аралашканда, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларында кияргә кирәк. Шулай ук дистанция сакларга да онытмасак иде. Гомумән, санитар-гигиена таләпләрен үтик.
Юылмаган кул белән күзләрне умаска, борынга кагылуны булдырмас өчен дә перчатка кияргә кирәк, дип кисәтә белгечләр.
Үзебезне саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев