Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

249 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Бер тәүлек эчендә коронавируска 1,8 мең (пандемия башланганнан алып 4 миллионнан артык) тест үткәрелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 249 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 249 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 37 057гә җитте», — дип хәбәр итте ул.

Бер тәүлек эчендә коронавируска 1,8 мең (пандемия башланганнан алып — 4 миллионнан артык) тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада узган тәүлектә коронавирустан 312 кешенең терелүен әйтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-11-2021/tatarstanda-tagyn-249-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5843924

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев