Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

37 турист коронавирус инфекциясе алып кайткан

Алар – Кубань, Кырым, Ставрополь крае, шулай ук Төркия курортларында ял иткән кешеләр.

 Республикада яшәүче 37 кеше курортлардан Татарстанга яңа коронавирус инфекциясе алып кайткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бер атна эчендә читтән кертелгән очраклар артты, мин биредә Россия Федерациясе һәм Төркия курортларыннан инфекция йоктырып кайтучыларны күздә тотам. Бүгенге көндә алар 37 – барысы да олылар», - дип искәртте спикер.

Краснодар краеннан – 14, Кырымнан – 9, Ставрополь краеннан — бер, Төркиядән 13 кеше Татарстанга коронавирус йоктырып кайткан.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә 49 һава судносын тикшергән, аларның унысы Төркиядән кайткан. Җитәкче урынбасары сүзләренчә, 7 358 пассажир тикшерелгән, температурасы югары булган һәм ОРВИ билгеләре күзәтелгән гражданнар ачыкланмаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-10-2020/tatarstanga-kurortlardan-37-turist-koronavirus-infektsiyase-alyp-kaytkan-5779148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев