Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

500 хатын-кыз тикшерү үтә

Инде менә ничәнче көн

Район үзәк больницасының поликлиника  бинасы каршында башкаладан килгән Маммография машинасы район хатын-кызларының сәламәтлеген тикшерә. 

- Әлеге машина бездә ике атна торачак. Башкала табиблары  диспансерлаштыру кысаларында хатын-кызларның күкрәкләрендә яман шеш юкмы икәнлекне иртә срокларда ачыклау максаты белән килгәнлекләрен хатын-кызларыбыз яхшы аңлыйлар. Чөнки бу бездә беренче тапкыр гына үткәрелми. Быел барлыгы 800 хатын-кызның сәламәтлеге тикшерелергә тиеш. Бу килгәнендә 500 хатын-кыз тикшереләчәк.  График төзелде. Шәфкать туташлары хәбәр иткән вакытта килергә тырышыгыз. Чөнки бик зур күләмле эш, тәртип белән эшләнсә сезгә дә, безгә дә җиңел. Диспансерлаштыру узганда да чакырган көндә килүегез кирәк, - ди баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов. 

Гөлүсә Галимҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев