Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

5690 вакцина һәм йогышлы авыру...

Район үзәк больницасы табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев белән аралашып алдык.

Гриппка каршы вакцина ясамаучылар бардыр арагызда, әле грипп, Аллага шөкер, теркәлмәгән районда. Саклану кирәк була инде.

"Бер кешенең анализын җибәргән идек, шөкер, расланмады. Вакцина ясау планын үтәдек, 5690 вакцинаның 4010сын - олыларга, 1680нен балаларга ясадык. Файдасы була күрсен. Авырый калсагыз, үзлегегездән дәваланмагыз, өзлегүләр килеп чыгуы бар. Тагын бер авыртудан сакланырга кирәк: сары, Гепатит А белән авыручылар теркәлә башлады республикада. Аллага шөкер, бездә юк, була да күрмәсен. Тик белеп тору һәрчак файдага, бу чир йогышлы,элек безнең районда да күп булды бу чирне йоктыручылар. Сары авыртуы йогышлы, һава аша күчмәсә дә, кулдан кулга тотынганда,  авырту кулланган әйберләрдән файдаланганда  йога. Шунлыктан кулларыгызны гел сабынлап, еш юарга  кирәк. Кул юу күп чирдән коткара", - ди табиб Азат Фердинант улы.

С.Мингатина  фотосы, архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев