6 кеше исәптә тора
Туберкулез турында гел ишетәбез. Үпкә белән бәйләнгәнен һәм йогышлы икәнен дә беләбез. 2017 елның гыйнвар аенда бер кешенең үпкәсендә ачык тип туберкулезы теркәлгән иде. Узган елгы вәзгыять нинди?
Сораулар күп. Менә шул сорауларга җавап табар өчен эпидемиолог Азат Гыймадиев белән сөйләшәбез.
– Туберкулез (латинча “төер”) – кеше һәм хайваннар арасында киң таралган йогышлы авыру. Бу авыруны Кох таякчыклары кебек микробактерияләр китереп чыгара. Чир иң беренче чиратта үпкәне заррарлый. Башка әгъзаларга аның зыяны азрак тия. Туберкулез авырган кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә һәм төчкергәндә күчә. Авырту йокканнан соң симптомсыз үтеп, яшерен инфекциянең беренче актив формасы башлана. Үпкә туберкулезы билгеләре – озак какырыклы йөткерү, кайчак канлы какырык, соңгы стадиясендә бизгәк башлана, хәлсезлек, төнлә тирләү һәм ябыгу күзәтелә.
-
Туберкулез белән гадәттә кемнәр чирли һәм ничек белеп була?
-
Бүгенге көндә бу чир белән 18 яшьтән 40 яшькә кадәр кешеләр ешрак чирли. Ел саен бу авырудан 3 миллион кешенең гомер өзелә һәм 40 миллион кеше исәпкә алына. Көнкүреш шартлары түбән илләрдә бу авыру киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт һ.б. туберкулез таралуның төп шарты булып тора. Илебездәге социаль-экономик үзгәрешләр үпкә авыруының артуына да китерде. Авыруның бер кешедән икенче кешегә йога торган чир икәнен күптән белгәннәр, ләкин аның нинди юл белән йогуы бик озак билгеле булмый. 1882 елда немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заман өчен иң зур ачышларның берсе була. Микроскоптан караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Хәзерге медицина бу авыруны тулысынча дәвалый ала, әмма бу чирне башлангыч чорда белүнең әһәмияте зур. Ә белү өчен флюорография үтәргә кирәк. Бу чара, бер яктан, авыртуны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыртуларны да белергә мөмкин. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы, үпкә яман шеше, киста, яман булмаган шешләр һ.б. Районыбызда ел саен тикшеренеп торалар, 2016 елда районда 7415 кеше флюорография үтте. Чир табылмады. Ә 2017 елның гыйнвар аенда бер кешедә ачык тип туберкулезы теркәлде. 2018 елда план буенча 7300 кеше флюорография үтте. 2019 нчы елда 6500 кеше флюорография узды. Бу 100 процент күрсәткеч. Бездә бүгенге көндә 6 кеше учетта тора, болар авырып терелгән кешеләр. Алар гел күзәтү астында. Ә инфекциянең бармы-юкмы икәнлеген Манту реакциясе буенча белеп була. Бу ысулны гадәттә мәктәпләрдә, яшьләр укыган башка коллективларда киң кулланалар. Һәм шуның нәтиҗәсенә карап БЦЖдип аталган прививкалар эшләнә. Беренче мәртәбә бу прививка бала тугач ук бала табу йортында ясала.
– Әлеге чирне тудыручы бактерияләрне ничек зарарсызландырып була?
-
Микробактерияләрнең 74 төре билгеле. Дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез бактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргән. Гадәттә Кох таякчыклары тамчы дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр. Кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроблардан бик нык аерыла. Мәсәлән, алар салкынга чыдамлы. Хәтта –10 градуста да озак үлмиләр. Организмнан читтә микроб үрчеми, ләкин озак вакытлар тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадан артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак итә. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5%лы хлорамин эретмәсе какырыкны зарарсызлау–дизенфекцияләү өчен кулланыла. Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, йорт куяннары, мәче авырый. Ат һәм эт туберкулезга бирешми. Тавык һәм попугайлар да туберкулезга тиз бирешүчән.
-
Таралу юлларына килсәк...
-
Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85–95%) тын юллары аша йога. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1–2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта бактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какырыгын идәнгә я җиргә төкерсә, ул кибә, тузан белән бергә һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып, шушы тузанлы–микроблы һаваны сәламәт кеше суласа – аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә гаиләдә шәхси гигиена тәртипләрен саклау бик мөһим.
-
Авыручы белән очрашып та чирләмичә калып буламы?
-
Була. Моның сәбәбе – организмның каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты көчле булу. Теге яки бу сәбәпләр аркасында организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана. Кайбер очракта ул җиңелчә генә узып, авырган кеше аны сизми дә калырга мөмкин. икенче берәүдә бу ялкынсыну үпкәнең күп өлешенә таралырга мөмкин. Бу аерма микробның никадәр микъдарда эләгүенә карамый, ә күпчелек очракта кешенең нинди шартларда яшәвенә һәм организмның ни дәрәҗәдә көчле булуына да бәйле.
Х. Бадиков фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев