Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

900 хатын-кыз ник тикшерелә

Кызу заманның чирләре дә кызулап хәрәкәт итә.

Кайсы җирең авыртса, шул читен. Ә халыкны өнсез иткәне  - яман шеш. Аннан калып булмый, дигән фикер бик ныклап канга сенгән. Табиблар  бу чир алдында көчсез булса да, алдан белеп дәваланганда, кеше гомерен озайту мөмкинлеге зур,  дип аңлаталар белгечләр. 

Моның шулай икәнен дә яшәеш тә  дәлилләп тора. Башлангыч чорда дәваланучы бик озак яшәргә мөмкин, диләр. 

Авыл кешесенең бәхетенә каршы дип әйтсәк, бер дә хата булмас, диспансерлаштыру тикшерүләре башланды. Бу мәҗбүри тикшеренүне мәҗбүри булса да үтәбез. Һәм менә шул тикшерү барышында күп чирләр ачыклана да инде. Тагын бер әһәмиятле ягы  - шушы кысаларда башкаладан маммография машинасы белән белгечләр кайтып, гүзәл затларыбызга бушлай тикшеренү мөмкинлеге тудыралар.

- Агымдагы диспансер кысаларында безнең районнан 900 кеше үтәргә тиеш мондый тикшерүне. Елның беренче яртысында 600 хатын-кыз узган иде. Менә бу атна башында 7 октябрь көнне килде маммография машинасы. Тагын 300 хатын-кыз тикшерү узарга тиеш. Аларның күбесе тикшеренде инде. Авылларда яшәүчеләрне алып килүне оештырабыз. Машина район боольницасы поликлиникасы каршында эшли. Шимбә көнгә кадәр бездә була,- ди район больницасының баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов. 

Билгеле инде тикшерү нәтиҗәләре буенча кабат тикшерү узучылар да бар. Бу хакта да язарбыз. 

Лилия Сәфәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев