Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аптекаларда маскалар юк. Белгәннәрдән ясарга өйрәнәбез

Дөньяда маска беткән. Коронавирустан да, гади вирустан да саклану өчен маска кияргә кушалар. Әле маска да ике сәгать кенә саклый, дип кисәтә табиблар.

Район үзәгендәгендәге аптекаларда вируска каршы киелә торган маскалар беткән.

- Баштарак аз-азлап бирәләр иде складтан. Соңгы вакытта анысы да бетте, - диделәр район үзәгендәге 26 нчы дәүләт аптекасында. Башкаларында да шул хәл. 

Тик борчылырга ашыйкмыйк. Гап-гади марлялар бар. Әле аларын сатып алып бетермәгәннәрдер. Үзебез ясарга өйрәник. Мамык һәм марлядан ясалган бәйләвеч медицина марлясыннан 3 яки  4 катлам итеп ясала, марля арасына мамык куела.

"Сатуда өч катлы кәгазь сөлгеләр (бумажное полотенце) бар. Алардан да ясаучылар бар, гармошка итеп бөгәрлиләр дә, резинка куеп ике ягына кыстырып я тегеп куялар..."- диделәр аптека хезмәткәрләре.

Социаль челтәр хәзер бар нәрсәгә дә өйрәтә. Менә бу видеода өч төрле маска ясау күрсәтелә. Карап карагыз әле.

 

 

Видео - фото шушы чыганактан алынды   https://u-f.ru/article/fashion/u42/2020/03/19/295570

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев