Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә авырулар күп

Төчкерүче-йөткерүчеләр күбәйде соңгы арада. “Дөрестән дә шулай, әле ай тәмамланмады, әмма авыручылар күп”, – ди район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гимадиев.

Узган елның соңгы ае белән быелның гыйнварын тискәре яктан чагыштырсак, бәхәссез, өстенлек 2023 ел башында. Статистика саннары шуны күрсәтә.

Бик күп кеше ОРВИ – суык тиюдән җәфа чигә. Әллә нинди салкын тию бу – өстәвенә, кабат әйләнеп кайтып газаплый. Бүгенге көнгә инде 20 кешегә шундый диагноз куелган. Моннан тыш, 7 райондашта үпкә ялкынсынуы – “пневмания” теркәлгән. Һәм иң нык борчыганы – каһәр суккан “Covid-19” беркая да китмәгән – шушы чорда 3 кешедә “Неуточненный ковид” тапканнар.

– Авырмас өчен профилактикага нык игътибар итү кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, салкын көннәрне җылы итеп киенегез, лимон ише цитруслыларны еш кулланыгыз, – дип киңәш итә табиб райондашларыбызга.

Һава торышының гел үзгәреп торуның да кеше организмына тискәре йогынтысы, бар диләр. Шуңа күрә дә, кемдер әйткәнне көтеп тормыйк, бер авырдым башка авырмыйм дип уйлау да дөрес түгел, сакланыйк. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны гына саклармын, дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев