Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баш терапевт: Өлкәннәр «Спутник V» вакцинасын яшьләргә караганда җиңелрәк кичерә

Вакцинациядән соң коронавируска антитәнчекләр барлыкка килә. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә аларның формалашу дәрәҗәсе түбәнрәк, әмма алар барыбер хасил була.

Өлкән яшьтәге кешеләр «Спутник V» прививкасын 25-40 яшьлекләргә караганда күпкә җиңелрәк кичерә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда шулай дип белдерде.

«Өлкәннәр „Спутник V“ вакцинасын яшьләргә караганда яхшырак кичерә. Антитәнчекләрнең эшләп чыгарыла торган титры исә 25-40 яшьтәге кешеләрнекеннән бер дә ким түгел», - дип искәртте спикер.

Терапевт искәрткәнчә, өлкән яшьтә булу чынлыкта яңа коронавирус инфекциясенең авыр узуында төп фактор санала, шуңа күрә 65 яшьтән узган кешеләргә үзизоляция таләпләрен үтәргә кирәк. Шунлыктан өлкәннәр өчен прививканың әһәмияте зур. Өстәвенә, тиздән җәй – оныклар белән аралашу вакыты җитә.

Вакцинациядән соң коронавируска антитәнчекләр барлыкка килә. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә аларның формалашу дәрәҗәсе түбәнрәк, әмма алар барыбер хасил була, дип искәртте Габделганиева.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-02-2021/bash-terapevt-lk-nn-r-sputnik-v-vaktsinasyn-yashl-rg-karaganda-i-elr-k-kicher-5806805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев