Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгеч: Россиягә короновирусның яңа дулкыны килүе ихтимал

Европа һәм АКШдагы кебек үк, Россиядә дә коронавирус белән авыручылар саны артты.

«Омикрон»ның ВА.4 һәм ВА.5 подвариантлары тагын да тизрәк һәм ешрак йога. «Российская газета» шул турыда яза.

«Безгә коронавирусның тагын бер яңа подварианты – «Кентавр» да килеп җитте. Узган атнада Россиядә бер атна элек белән чагыштырганда, берьюлы 25 процентка күбрәк кеше авырган. Табиблар сүзләренчә, коронавирусның яңа төре белән авыручылар чирне җиңелрәк кичерә. COVID-19 белән авыручыларның симптомнары ОРВИ симпомнарыннан аерылмый диярлек», – дип аңлатты Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная.

Башкаладагы иң яхшы клиникаларның берсендә реанимация бүлеге җитәкчесе, 52нче Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары булып эшләүче Сергей Царенко авыруның җиңелрәк узуын билгеләп үтте.

«COVID-19 хәзер, чыннан да, авыр узмый, хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган авыручылар күп түгел, үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә ихтыяҗ юк. Безгә эләккән авыручыларны реанимациягә салу таләп ителми.  Хәзер без пандемия вакытындагы иң җиңел агымны күзәтәбез. Шуңа да карамастан, хәзер стационарга июль башында авыручыларга караганда 5 процентка күбрәк пациентлар килә» – дип белдерде табиб.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев