Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бер атнада - 6 инсульт

Табиб -эпидемиолог Азат Гыймадиев һава алышынганда, бакчада эшләгәндә аеруча сак булырга чакыра.

Район үзәк больницасына бер атнада 6 кеше инсульт булып килде. Эссе һава торышы булганда, эссе белән салкын һава торышы алышынганда югары кан басымы булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Бакчада эшләсәгез дә, башыгызга кияргә онытмагыз.  Иелеп,  өскә карап эшли торган эшләр белән сак булырга кирәк, - дип кисәтә табиб.

   Табиб-невролог Илдар Камил улы Закиров "Ишемия инсульты вакытында баш миенә инфаркт була. Кан тамыры бөтенлеген саклый, ләкин кан аның буенча хәрәкәт итә алмый. Сәбәбе: спазм яки тромб тыгылу. Тагын геморрагик инсульт булырга мөмкин, бу очракта кан тамыры стенасына, югары кан басымына чыдый алмыйча, зыян килә һәм баш миенә кан сава. Кешенең ни дәрәҗәдә зыян күрүе баш миенең кайсы өлешендәге тамырга зыян килү белән бәйле. Күп очракта инсульттан соң хәрәкәт итү функциясе бозыла, паралич булырга мөмкин. Шулай ук хәтер начарлана, игътибар, фикер йөртү тизлеге кими. Менә шул сәбәпле, әлеге чир инвалидлыкка китерә. Соңгы вакытта кызу яшәү рәвеше нәтиҗәсендә инсульт булучылар артканнан арта һәм бу ил күләмендәге проблемага әйләнеп бара. Россиядә ел саен 400 000 инсульт теркәлә. Инсульт булучыларның 20.2 проценты гына хезмәткә кире кайта, 3-8процент кеше генә тулысынча сәламәтләнә, күпчелек инвалидлык белән төгәлләнә", - дип аңлата.

С.Мингатина фотосы

  • Авыру килеп чыгу сәбәпләре нидән гыйбарәт?
  • Кызу яшәү рәвешен әйтеп киттек, стресслар, атмосфера басымының еш үзгәрүе дә йогынты ясый, моңа артык ару да өстәлә. Алкоголь куллану, тәмәке тарту, артык авырлык, шикәр авыруы, канда холестеринның артуы да инсультка китерә. Санап киткән факторлар кан басымы күтәрелүгә сәбәп була, ә аның сәламәтлеккә ничек куркыныч икәнен инде күп кеше белә.
  • Инсультны ничек итеп кисәтеп була?
  • Иң элек кан басымын контрольдә тоту кирәк. Кан басымы олыларда гына түгел, хәзер яшьләрдә дә еш күзәтелә.Әгәр чигәгез авыртса, еш сулатса, башыгыз әйләнгән кебек булса, борыныгыздан кан китсә, игътибарсыз калдырмагыз. Бу - кан басымының билгеләре. Аракы эчү, тәмәке тарту белән мавыкмагыз, алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла, бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү нәтиҗәсендә йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә-атеросклероз авыруы барлыкка килә. Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала, бер тәмәке тартканнан соң тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала. Физик күнегүләр эшләү файдалы, авырлыгыгызны күзәтеп торырга өйрәнегез, симерә башлавыгызны тойсагыз күбрәк физик күнегүләр ясап, аз колорияле ризыклар ашарга кирәк. Диңгез балыгы, көнбагыш, зәйтүн мае, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз.
  • Авыруның беренче билгеләре нинди?
  • Кисәк кенә битегез, кулыгыз, аягыгыз, аеруча бер ягыгыз ойый башласа, фикер йөртү авыраеп, сөйләм начарланса, кисәк кенә күз күрми башласа яки кисәк начарланып китсә, гәүдә тигезлеген югалтсагыз, башыгыз әйләнсә, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз, бу инсульт булырга мөмкин. Бу билгеләр күзәтелеп, хәлегез әйбәтләнсә дә,табибка күренергә кирәк
  • - кешегә елмаерга кушыгыз,  ул моны эшли алмаячак;
  • - гади генә бер җөмләне кабатлатып карагыз, мәсәлән, бүген көн бик матур, дип;
    - авыру ике кулын да өскә күтәреп карасын, әмма ул моны да эшли алмаячак яки ул аңа зур авырлык белән генә биреләчәк;
    - авыру телен күрсәтсен, әгәр дә ул туры, тигез түгел икән, бу да инсультны  күрсәтеп торучы билге; 
    - авыруга, уч төпләрен өскә каратып, ике кулын өскә сузарга һәм күзләрен йомарга кушыгыз. Шул вакытта бер кул кырыйга һәм аска китә башласа, димәк, аңа инсульт булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев