Соңгы биш көн эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта.
Бер тәүлек эчендә республикада яшәүче 99 кеше ковид йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.
7 пациент хастаханәгә салынган, 53 кеше тулысынча дәваланып беткән.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 191 550 очрагы теркәлгән. 2 меңнән күбрәк кеше ковидтан вафат булган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bisence-kon-rattan-kovid-belan-avyrucylar-arta-5864162
Нет комментариев