Әтнә таңы

Биш кешедә – СПИД. Куркыныч!

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Үзәк больницада баш табибның халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Гөлия Мифтахетдинова белән шул хакта сөйләштек.

Реклама

– Иң элек СПИД һәм ВИЧның нинди авыру икәнлеген аңлатып узыгыз әле?
– ВИЧ – кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. ВИЧ-инфекция – йогышлы авыру, кеше организмына үтеп кергәч, акрын гына көчәя. Аның белән зарарлану сәбәбе – кешенең иммунодефицит вирусы. Соңгысы кешенең иммунитетына үтеп керә, нәтиҗәдә организм өстәмә рәвештә яман шеш, инфекция белән зарарланырга мөмкин. Һәм зарарланган кеше күпмедер вакыттан соң вафат була. ВИЧ – авыруның башлангыч стадиясе генә, ә СПИД – йогышлы иммунодефицит синдромы – организмның ВИЧ-инфекция белән зарарлануының соңгы стадиясе. СПИД – организмның инфекцияләрдән саклану системасын зарарлый торган авыру. Хәтта бик җиңел тоелган авыру да, СПИД белән авыручыны бик куркыныч халәткә китерергә мөмкин.
– ВИЧ һәм СПИД – заман афәте дигәнне еш ишетәбез. Ни өчен икән?
– Чөнки ВИЧ — 21 гасыр инфекциясе, аңа каршы көрәшү дә бик катлаулы. Ул афәт өлкәннәрне генә түгел, балаларны, йөкле хатын-кызларны, яшьләрне, хәтта олы яшьтәгеләрне дә зарарлый. Шуңа күрә ВИЧ, СПИДны профилактикалау бүгенге көндә иң актуаль тема санала. Белүемчә, ул һәр гаиләдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм белем учакларында күтәрелә.
– ВИЧ белән авыруыңны ничек белергә була?
– Аны тиз генә белеп булмый шул. ВИЧ симптомнары зарарланып 3 атна үткәч кенә күренә башлый. Ә кеше организмында ВИЧның үсеше һәм агымы берничә ай, шулай ук берничә дистә ел дәвам итәргә мөмкин. Ә симптомнарына килсәк, аерым санап узу дөресрәк булыр. Аларны һәркем белеп торса иде:
1. Кешенең тән авырлыгы кискен кими;
2. Йокысы еш килә;
3. Үтмәс ару тойгысы була;
4. Авыруда тулысынча яки өлешчә аппетит булмый;
5. Эче китә;
6. Әледән-әле баш авыр­туы борчый;
7. Тәндәге барлык лимфа төеннәре дә патологик рәвештә зурая.
– Безнең районда ВИЧ-инфекция кур­кыны­чы ни дә­рә­җәдә?
– Районда ВИЧ-инфекция белән авырту очрак­лары 2002 елдан теркәлә башлады. Аңа кадәр юк иде. Бүгенге көндә район буенча әлеге авыруның, барысы 9 очрагы теркәлде инде, кызганычка каршы 1 авыру вафат булды. 3 авыру яшәргә башка районга күчеп китте. Хәзерге вакытта район буенча 5 кеше исәптә тора.
– Саннардан күренгәнчә, авыру акрынлап булса да, арта?
– Кызганычка каршы, нәкъ шулай.
– Куркыныч булып китте. Әйтегез әле, ВИЧ-инфекциянең кеше­дән кешегә йогу юллары нин­ди?
– Бу хакта тагын бер кат искә төшереп узу артык булмас: вирус авырудан сау-сәламәт кешегә өч төрле юл белән күчәргә сәләтле:
1. Кан аша: әйтик, нар­котиклар кулланган ва­кытта уртак шприц белән файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану, кырыну приборлары, дезинфекция ясалмаган татуировка инструментлары, маникюр, педикюр һәм башка шундый инструментлар аша да йогарга мөмкин.
2. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында сакланмау да авыруны эләктерүгә китерә.
3. Шулай ук инфекция­ле анадан баласына авыр­лы вакытта яки тудыр­ганда һәм күкрәк сөте имезгәндә дә авыруның анадан балага күчүе бар.
Шуңа куанырга ки­рәк, ВИЧ һава-тамчы юлы белән, су аша, көнкүреш юлы белән, бер савыт-сабадан һәм бәдрәфтән файдаланганда, транспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассейнда йөзгәндә, үзара кул бирешкәндә, кочак­лашканда һәм үбешкәндә күчми.
– Бу куркыныч авыру кешенең гомер озынлыгына ни дәрәҗәдә тәэсир итә?
–  Дөрестән дә, бик күп­ләр авыруны йоктыру­ын белгәннән соң ук "Мин тагын күпме яшәрмен икән" дип борчыла башлыйлар. Тик бу сорауга анык кына берни дә әйтеп булмый. Чөнки ул һәр кешедә төрлечә үтә. Шунысы куандыра, бүгенге көндә ВИЧ-инфекция һәм СПИД йоктырган кешеләр, башка еллар белән чагыштыр­ганда, озаграк яши башладылар. Медицина сизелерлек алга китте: әлеге авыруларны дәвалау да нәтиҗәлерәк була бара. Төгәлрәк әйтсәк, 1996 елда вируска каршы катнаш терапия кулланыла башланды һәм шуннан бирле ВИЧ-инфекцияле һәм СПИДлы кешеләрнең гомер озынлыгы артты.
–  Кабат үзебезнең рай­онга әйләнеп кайтыйк әле. Безнекеләргә ул яшькә бәйле рәвештә ияр­гәнме, каян иярткәннәр?
– Райондагы авыруларның күпчелеге – 77,7 проценты 20-39 яшьтәге затлар. Күбесе – 55,5 проценты ир-егетләр. Шунысына куанабыз, агымдагы елны авыруның яңа очраклары теркәлмәде әле. 9 очракның 8ендә авыру җенси юл белән ияргән. Ә берәү наркотик кулланып эләктергән. Араларында төрле категория бар, әйтик, өчтән бере – кайдадыр эшләсә, яртысына якыны эшсез санала.
– Куркыныч заманда яшибез. Бу уңайдан ниләр киңәш итәрсез?
– Аз гына шик туса да, табибларга мөрәҗәгать итегез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: