Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Больницага барам әле..." - "Ник бардым..." димәдегезме?..

Больница сүзен ишетүгә кот чыга, барсаң караучы юк...

Бармасаң, ник күренмисез, диләр. Күптән барган да юк... Аңлыйм инде үземә зыян салганымны, бармыйча булмас... - менә шулайрак сөйләшәбез хәзер.  Ни дип әйтергә дә белмисең ара-тирә...

- Күпме чакырып килмәгән бер кешем килгән диспансер тикшерүе узарга. Тикшеренәсем килә, аңлыйм кирәк икәнен, тик куркыта, ди... Әллә кешеләрнең аңы уяна башлады инде  -  монысын  урам буйлап үзенә бүленгән участоктан кешеләрне  диспансер тикшерүенә чакыручы шәфкать туташы  әйтә.

- Аңлатабыз халыкка, матбугат аша да, очрашуларда да, фельдшерлар да аңлата. Авыл халкы соңгы чиккә җитеп егылмыйча килми иде табибка күренергә. Соңгы вакытта азрак бу караш үзгәрде. Агымдагы елда диспансер тикшерүе планын 120 процентка үтәдек. Тикшерү үтәсем килә, дип килгән бар кешегә сәламәтлеген тикшерү мөмкинлеге тудырдык. Мондый тикшеренүләрнең кирәклеген, бик күп чирләрнең башланган чорында табып дәвалауның файдасын аңлый башлады авыл кешесе дә. Тик әле бары да түгел. Бардыр безнең дә кимчелекләребез, адәм баласы хатадан хали түгел,  бергәләшепи эшләсәк аларыннан да арынырбыз...  - ди баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев