Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлек режимын үтәү кирәклеге хакында искәртте

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы препаратлар ясау дәвам итә.

Вакциналар коронавирус инфекциясенең җиңелчә узуына гарантия бирсә дә, вирус йоктырудан тулысынча сакламый, шунлыктан битлек режимы үтәлергә тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Иң мөһиме, шуны аңларга кирәк – вакцина каты авыруны һәм үлемне кисәтә, - дип искәртте Вуйнович. - Бу - кеше инфекция йоктырырга мөмкин дигән сүз. Шунлыктан без алга таба да битлек режимын һәм дистанция сакларга киңәш итәбез».

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле сүзләренчә, авыру еш кына симптомнарсыз уза. Ул шулай ук хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы препаратлар ясалуын әйтте, чөнки мондый масштаблардагы пандемия зур күләмдә вакциналар һәм дарулар таләп итә.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-09-2021/b-tend-nya-s-lam-tlek-saklau-oeshmasy-bitlek-rezhimyn-t-kir-klege-hakynda-isk-rtte-5836936

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев