Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чакырганда килергә кирәк...- җитмәсә бер көн ялы да бар!

Район үзәк больницасында диспансерлаштыру башланды. Беребезгә дә яңалык түгел, үтәргә кирәклеген аңлыйбыз, бара башлагач вакыт тапмыйбыз...- нишләтәсең без шундый халык.

Диспансерлаштыру тикшерүенең файдасын да , әһәмиятен дә аңладык инде.  Башлангыч чорда булган, әле без сизеп өлгермәгән авыртуларны замана медицинасфы ачыклый да, тиешле дәвасын да бирә. Быел да башланды бу тикшерү. Әлеге чорда район үзәк больницасына тикшерү үтәргә авылларны чакыралар.

Чакыралар, димәк, тәртип белән карыйлар, чират, өсте-өстенә кеше булмый дип  дип аңларга кирәк.

"Шуңа күрә диспансерлаштыру үтәргә без чакырганда, үз чиратыгызда килегез. Икенче көнгә калсагыз инде үзегез чират барлыкка китерәсез. Һәр көн кеше санын, табибларның күпме кешене кабул итә алганлыгын исәпләп төзелгән. Чөнки сездән тыш әле табибка күренергә килгән авырулар да бар... Узган ел без чакырганда килгән бер төркем өчен тикшерү катлауланды, озак вакыт үтмәгәнлектән яңа төр анализлар да бирдерттеләр. Бездән генә тормый, хәзер бар җирдә компьютерлар, үзәкләшкән тәртиптә эшлибез, табиб тарафыннан каралганы да, каралмаганы  да күренеп тора..."- дип аңлата район үзәк больницасының баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

Быел да ике меңнән артык кеше диспансеризация узачак, моннан тыш шуның кадәр үк балалар тикшерүе көтелә. 600 укытучы һәм социаль хезмәткәрнең сәламәтлеге тикшереләчәк. Сугыш ветераннарына медицина тикшерүен табиблар, медицина хезмәткәрләре  өйләренә барып үткәрәчк.

Быел 1923, 1926 һәм шушы тәртиптә ике елны  калдырып барып, 1998 елгылар тикшерү узарга тиеш.

2019 елның 1 гыйнварыннан Хезмәт кодексына  кертелгән өстәмәләр  кысаларында хәзер диспансеризация үтү өчен хезмәткәргә бер көн түләүле ял  да бирелә. Диспансер үтүченең тикшерү узган вакытта уртача хезмәт хакы да саклана.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев