Эссе вакытта коронавирустан прививка ясатырга ярыймы?
Табиблар нәкъ менә эссе вакытта прививка кирәк дип саный.
Коронавирустан вакцинацияне нәкъ менә эссе вакытта ясарга кирәк тә. Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников РИА Новостига шул хакта әйткән.
«Вакцинациягә эсселек комачауламый. Киресенчә, сез эссе вакытта авыррак уза торган авыру куркынычын киметәсез. Прививка ясап, сез үзегезне дә, якыннарыгызны да куркыныч вирус эләктерүдән саклыйсыз», — ди Тяжельников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев