Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әфганчыларның сәламәтлеген тикшерәләр

Район үзәк больницасында тикшерүнең беткәне юк. Әле укытучылар тикшеренә, әле диспансер үтүчеләр.

Боларына ияләнгән идек. Ветераннарны тикшерү дәвам иткәнен дә хәбәр иттек.

Соңгы вакытта әфганчыларның сәламәтлеген тикшерәбез дигәннәр иде.

- Бүген районыбыздагы 38 әфганчының да сәламәтлеген тикшереп бетерәбез. Ветераннарны тикшерү әле дәвам итә, диспансерлаштыру да  тәртип белән бара, без чакырганда киләләр, рәхмәт, менә шулай бер-беребезне аңлап эшләсәк, сезгә дә, безгә дә җайлы. Карантиннар дәвам итә, сулыш юлы вирусы белән авыручылар саны шул бер чиктә тора, артык зур саннар юк. Кулларыгызны сабын белән юарга гадәтләнсәгез, күп чирләр юкка чыгар...- ди район больницасының  баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев