Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фәридә Яркәева: "Аңлатуга зур игътибар бирелсен"

Февраль ае – хуҗалыкларда узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясый торган ай. Бездә инде бу традициягә әйләнеп китте.

Район үзәк хастаханәсе дә моннан читтә калмый. Җитмәсә, быелгы нәтиҗәләр бигрәк тә куа­нычлы – республика хастаханәләре арасында уза торган рейтингта безнекеләр мактаулы беренче урынны алды. Бу нәтиҗәгә ирешү юлында ниләр эшләнүе, сәламәтлек өлкәсендә килеп туган проблемалар, алар­ны чишү юллары, ал­га куелган максатлар – респуб­лика сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм баш табиб Элдар Яруллин катнашында узган медсоветта сүз әнә шулар хакында булды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле эш башкарыла – баш табиб үзенең чыгышында моңа ачык дәлилләр китерде. Профилактик эш, авыруны иртә срокларда ачыклау – бүген табибларның төп бурычы әнә шул. 2019 елда районда 131 сабый туган, бу узган ел белән чагыштырганда 11 сабыйга ким. Барлыгы 165 кеше вафат булган. Шунысы куанычлы, балалар үлеме белән бәйле очраклар теркәлмәгән. Район оешканнан бирле әниләр үлеме очраклары да бер тапкыр да теркәлмәгән. Туучылар саны кимүгә карамастан, республика сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән “Йөрәк- кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” максатчан программасы куйган бурычларны үтәү  нәтиҗәсендә, бу авырулардан үлүчеләр саны күпкә кимегән.
Онкология белән авыручылар һәм үлүчеләр рейтингы буенча Әтнә районы республикада беренче унлыкка керә.  Куркыныч авыруны  алдан яки беренче-икенче стадияләрдә ачыклау максатында район хастаханәсендә беренчел онкология кабинеты ачылган. Биредә республика клиник онкологик диспансеры табибы халыкны кабул итә. Бу исә авырулар өчен бик уңайлы.
Бүгенге көндә район хастаханәсендә барлыгы 30 табиб һәм 102 кече медперсонал халык сәламәтлеге сагында то­ра. Узган ел бирегә максатчан программа буенча бер яшь белгеч һәм җиде урта медицина хезмәткәре эшкә кайткан. Ел барышында Чишмәле Сап авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган, хастаханәнең хуҗалык блогында һәм техник биналарда ремонт эшләре башкарылган.
Шул ук вакытта биредә махсус җиһазларга кытлык бар. Беренче чиратта, бу УЗИ аппаратына кагыла. Аны һәм ИВЛ аппаратларын яңарту зарур, видеогастроскоп һәм видеоколоноскоплар  алыштыру кирәк. Эчке сулышны тикшерү аппараты, лабораториягә биохимик анализатор да яңарту сорый.
Баш мие кан әйләнеше белән бәйле авырулар турында чыгыш ясаган Лилия Солтанова халыкның еш кына үз авыруына бармак аша каравы, күбрәк “әйдә, узар әле” дип фикерләвенә борчылуын әйтеп узды. Айрат Каюмов исә табиб­ларга эшләрендә уңышлар теләп, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады, сәламәтлек сагында эшләүчеләргә хакимият вәкиле буларак, киңәшләрен бирде.
– Үз эшегезгә анализ ясап, җитешмәгән якларны ачыклавыгыз, моннан чыгу юллары өстендә эшләвегез сөендерә – министр урынбасары үзенең чыгышын әнә шулай дип башлады.Сәламәтлек саклау өлкәсендә район җитәкчелеге белән ныклы бәйләнештә эшләвегез дә күз алдында – бу уңайдан олы рәхмәтләремне аларга да җиткерәсем килә. Без сәламәт кешеләр белән эшләргә тиеш, чөнки без сәламәтлек сагында торабыз. Шуңа да аңлату эшен тиешле дәрәҗәдә алып бару – безнең төп бурыч.
Фәридә Яркәева шушы уңайдан матбугат чаралары, социаль челтәрләр белән ныклы бәйләнештә булу ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген дә аңлатып узды. Соңыннан аеруча зур уңышлар күрсәткән медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

Автор фотосында Илдар Закировны котлау мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев