Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галим Covid-19 вирусыннан «киләчәк вакцинасы» турында сөйләде

Вирусның мутацияләве үлем очракларына түгел, ә чирнең таралуына тәэсир итә.

 Дөньяда тарала торган коронавирус мутацияләре үлемгә китерми, ә аның таралу тизлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә киләчәктә авыруның җиңел һәм симптомсыз рәвешләренә каршы көрәшкә юнәлдерелгән вакцина барлыкка киләчәк.

Галим-вирусолог — медицина фәннәре докторы, фәнни хезмәткәр, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәннәре фәнни үзәге хезмәткәре Анатолий Альтштейнга сылтама белән бу хакта«Известия» хәбәр итә. 

«Киләчәк, минемчә, нәтиҗәле тере вакцина булдыру белән бәйле. Әмма бу шактый еллар дәвам итәчәк, мондый технология буенча препаратны тиз генә эшләп булмый. Бу вакцинаны вирус вариантына яки аның симптомсыз яки җиңел симптомнарга бәйле булган берничә вариантына таянып эшлиләр», — дип аңлата ул.

Галим сүзләренчә, вирусның яңа вариантлары барлыкка килү аның үрчү өчен кеше иммунитетындагы шартларга җайлашырга омтылуы белән бәйле.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/galim-covid-19-virusynnan-kil-ch-k-vaktsinasy-turynda-s-yl-de-5807137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев