Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр Covid-19 симптомнарыннан башка кемнәр авырганын аңлатты

Вирусның аз дозасы эләккәндә, алга таба пациент авыруны хәтер күзәнәкләре ярдәмендә җиңел формада кичерә.

 Кагыйдә буларак, коронавирусның симптомсыз агымы элек инфекция кичергән балаларда да күзәтелә.

«Российская газета» Сәламәтлек саклау министрлыгының Урал дәүләт медицина университеты ректоры Ольга Ковтунга сылтама белән хәбәр итүенчә, симптомсыз очраклар нигезендә табигый иммунизация механизмы ята.

«Күзәнәк яклавы сизгер булган кешеләр авыруны барыннан да җиңелрәк кичерә. Кагыйдә буларак, бу - йоткылык боҗрасында, йоткылык өстендә урнашкан күзәнәкләр. Аларда элиминацияләү (яки вирусны күзәнәкләрдән чыгару) мөмкинлеге зуррак. Бу, нигездә, яшь буынга кагыла», - дип искәртә белгеч.

Аның сүзләренә караганда, вирусның аз дозасы эләккәндә, алга таба пациент авыруны хәтер күзәнәкләре ярдәмендә җиңел формада кичерә.

Моннан тыш, балаларда авыручылар саны түбән. Моны прививкаларның тыгыз графигы белән аңлатырга була — бу вакыт эчендә иммунитет еш кына төрле антигеннар белән шөгыльләнә.

«Балалар күзәнәкләрендә рецепторлар булмаска мөмкин, булган очракта алар бу вирусларны тотарга һәм аларга теркәлергә мөмкинлек бирер иде. Табигать үзе балаларны күп кенә вирус инфекцияләреннән саклый. Әйтик, балаларда вируслы гепатит еш кына симптомсыз уза», — дип йомгаклады медицина университетының йогышлы авырулар һәм клиник иммунология кафедрасы мөдире Алебай Сабитов.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-02-2021/galimn-r-covid-19-simptomnarynnan-bashka-kemn-r-avyrganyn-a-latty-5803553

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев