Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ГТО нормаларын үтәү – ирекле эш

Нәсимә Гарипова, спорт мәктәбе методисты

Бу нормалар яшь категориясенә карап бүленә.
Әйтик, мәктәп балалары арасында – 6-8 яшьтә, 9-10 яшьтә, 11-12 яшьтә, 13-15 яшьтә һәм 16-17 яшьтә. Һәр яшь категориясе үз нормативын үти. Аларны уңышлы тапшырсаң, “Алтын”, “Көмеш” яки “Бронза” билгеләре аласың.
Коронавирус таралу сәбәпле өйдә утырсак та, хәрәкәтсез тормыйк. Беренче чиратта, иртәнге зарядка турында  онытмыйк. Шулай ук көнгә 5-10 минут кына булса да, актив күнегүләр ясарга кирәк. Ә инде интернет кулланучыларга, инстаграмм фанатлары өчен бик күп видеоөйрәтүләр бар. Бүгенге көндә бик күп блогерлар туры эфирда фитнес-дәресләр алып баралар. Без дә өйдә зарядка ясап, инстаграмм профиленә @gto-atnya исеме астында куеп барабыз. Бу бик күңелле һәм файдалы.
Йомгаклап шуны әйтергә була, спорт һәм актив ял итү турында онытмагыз! Ассызыклап үтәргә кирәк: спорт ул – сәламәтлеккә ачкыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев