Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кайсысы кадерлерәк: дарумы, акчамы?

1 гыйнварга районда барысы 1799 ташламалы категориягә керүче санала. Шуларның 63,1 %, ягъни, 1136 кеше акча файдасына дарулардан баш тарткан. Ни өчен шулай? Әллә авырулары ул дәрәҗәдә көчле түгелме?

Урамда менә шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Әйтергә кирәк, бик күпләр “Мин бу сорауга ни дип тә җавап бирә алмыйм, миңа кагылмый бу”, - диделәр. Шуңа күрә газетада конкрет үз фикерен белдерүчеләрнең сүзләрен генә бирергә булдык.

  • ­Безгә кыйммәтле дару кирәкми. Әллә нигә бер алганы да җитә.
  • Ничә барсаң да кирәкле дару булмый. Шулай булгач, ниемә хаҗәт ул рецепт.
  • Төп авыруым буенча социаль пакет алам. Әмма икенче авыру да ачыкланды, хәзер бөтен көчне шуны дәвалауга юнәлттек. Бу очракта даруларга “отказ” язып алган акчалар ярап куя.
  • Больница юлын таптаганчы, акчага кирәкле дару алып кайтуың хәерлерәк.

Бу кайбер дәлилләр генә! Ә менә боларга каршы яңгыраган рәсми дәлил тагын да үтемлерәк яңгырый.

  • Беренчедән, еш кына шактый көчле авыруы булучыларга бирелә ул. Аңлашыладыр, дәваларга көчле – кыйммәтле дарулар кирәк. Аларны рецепт буенча бушка алу күпкә отышлырак.
  • Икенчедән, авыруы әллә ни булмаган кайберәүләр дарулардан баш тартып гариза язалар, имештер, оталар. Дөрестән дә, берара “бушка акча алырсыз”, әмма еш кына андыйларда икенче, көчлерәк авыру да баш калкыта. Нәтиҗәдә, дәваланырга кыйммәтле дарулар кирәк була башлый.

Язма белән тулысынча газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X