Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус - аяусыз

15 июль көнне коронавирустан тагын бер кеше вафат булды.

Ул - Казанда яшәгән, 1961 елгы.

Уртача авырлыктагы ике яклы үпкә ялкынсыну белән 11 июль көнне Казанның 7 больницасына салганнар аны. 14 июль көнне сәламәтлеге кинәт начарланган, ИВЛ аппаратына тоташтырып, реанимациягә күчергәннәр. Тик башланган реанимацион чаралар уңышлы булмый, пациент вафат була.

Кайвакыт, Әтнә урамында йөткерә-төчкерә йөрүчеләрне күрергә була. "Бу гадәти суык тию генә, үтә ул", - дип кул селтәргә ашыкмагыз. Ахыры кызганыч тәмамланмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев