Коронавирус нинди авырту ул? Һәм без нәрсә беләбез
Рәсми мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирусның 24 меңгә якын очрагы билгеле, тик монысы үзенең катлаулы булуы белән аерыла, чөнки аңа каршы дәвалау системасы, вакцина булмау белән куркыныч. Хәзерге вакытта ОРВИ һәм гриппның да сезонлы күтәрелеш чоры, симптомнары бертөслерәк булуы да шикләнүне арттырды.
Вирус Кытайда декабрь азагында килеп чыкты. Кытай эпидемиологлары фикеренчә, чир чыганагы — Ухань шәһәрендәге диңгез продуктлары базары булуы ихтимал. Яңа вирусны ярканат яки Кытай еланнары коронавирусы китереп чыгарган, дигән фаразлар бар.
Коронавируслар (Coronaviridae) - РНК составлы вируслар. Алар кешегә һәм кайбер хайваннарга йогарга сәләтле.
Коронавирус нинди авырту ул һәм ничек йога?
Коронавирусның, грипп һәм үтә көчле респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) кебек үк, һава-тамчы юлы белән йогуы билгеле. Юылмаган кул белән күзләрне уганда да, вирус кеше организмына үтеп керергә сәләтле.
Коронавируслар гаиләсенә 40лап РНКлы вирус кергән. Алар барысы да ОРВИ төркеменә керә. Грипп, ОРВИ кебек үк, йөткерү, сөйләшү, төчкерү аша йога. Коронавирусның яңа төре кешеләргә дә, хайваннарга да зыян салырга мөмкин. Инфекция чыганагы еланнарның кайбер төрләре, ярканатлар, дөяләр дип санала.
Коронавируска хас билгеләр?
2002 елга кадәр коронавируслар сулыш юлларының авыр үтә торган авыруларын китереп чыгаручы вируслар буларак саналалар. Үлем очраклары бик сирәк булган. SARS-CoV коронавирусы белән килеп чыккан атипик пневмония эпидемиясен дә ишетеп беләбез. Бу эпидемия чорында 37 илдә 8000 очрак авырту теркәлгән, шуларның 774е үлем белән тәмамланган. 2004 елдан башлап яңа очраклар теркәлмәгән. 2012 елда коронавирус MERS-CoV барлыкка килә. Авыручыларның 2519 очрагы теркәлгән, шуларның 866сы кеше һәлак булган. 2019 нчы елда коронавирусның яңа, бүгенге SARS-CoV-2 төре барлыкка килде.
Коронавирус грипп белән охшаш, тик коронавируста чир тизрәк үсеш ала , дип аңлата белгечләр. Коронавируска борынга томау төшү, коры ютәл, бизгәк, температура кичәк күтәрелү, сулыш алу кыенлашу, күкрәк өлеше авырту, гомуми хәлсезлек хас дип аңлаталар.
Аның инкубацион чоры ике көннән 14 тәүлеккә кадәр, дип билгеләнә. Кытайдан кайткан халыкны табиблар шушы вакыт эчендә даими күзәтеп тордылар.
— Грипп вирусы кебек үк, коронавирусны яше 60тан узганнар, балалар авыр кичерә. Аларда эч китү, косу күзәтелергә мөмкин. Авыруның бармы, юкмы икәнлеген Россиядә җитештерелгән COVID-19 диагностик системалар дүрт сәгать эчендә ачыклап нәтиҗә бирә, дип хәбәр итә Роспотребнадзорда эшләүче белгечләр.
Коронавирус атамасы каян чыккан?
Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхертдинов коронавирус атамасының мәгънәсен аңлатып
— Вирус таҗ (корона) рәвешендә, шуңа шулай атала, — дип ул сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә
Саклану чараларына керә:
- Шәхси гигиена кагыйдәләрне үтәү
- Медицина битлекләре куллану,
- Йогышсызландыру чаралары үткәрелә,
- Авыру кешене махсус транспорт белән алып китү, аерым боксларда дәвалау.
- Кулны кат-кат сабынлап юарга өйрәнүне гадәткә кертергә кирәк. Борын куышлыгын берничә кат юып төшерү дә куркыныч авыртудан саклый. Төчкергәндә авызны уч төбе белән капламагыз, кульяулык, яки беләк белән каплагыз. Грипптан ничек саклансак, короновирустан да шулай сакланырга тиешбез. Кеше күп булган җирләргә бармаска, бигрәктә язгы каникул көннәрендә балаларны шәһәрләргә алып чыгып китмәскә кирәк, - дип кисәтә районыбыз табиблары.
Чыганак https://intertat.tatar/ , сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы язмалар файдаланылды
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы фотодан вирус скриншоты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев