Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавируска каршы вакцина ясаткач эчәргә ярамый

Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш наркологы Евгений Брюн хәбәр иткән. Коронавируска каршы вакцина ясаткан көнне исерткеч эчемлекләр куллану һич ярамый, дигән ул.

Теләсә кайсы дару, шулай ук вакциналар организмга алкоголь белән бергә керсә, нәтиҗәләр бик күңелсез булуы мөмкин, дип кисәтә белгеч. Кешенең кискен генә иммунитеты төшүе һәм аның, каты чирләп, аяктан егылуы ихтимал.

Кичә илебез Президенты Владимир Путин Русиядә коронавируска каршы беренче вакцина җитештерелә башлавы хакында хәбәр иткән иде. Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан киң кулланылышка кертеләчәк.

Тик шунысы да мөһим: вакцинаны 18 яшькә кадәрге гражданнарга, йөкле хатын-кызларга, авыр формадагы аллергияләрдән җәфаланучы, инфекцион чирләре булучыларга кадау тыела.

Вакцина кадар алдыннан мотлак рәвештә кешенең тән температурасы үлчәнергә тиеш.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronaviruska-karshi-vaktsina-yasatkach-ech-rg-yaramiy-407556/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X