Коронавирусның иң тиз йога торган штаммы таралу турында кисәттеләр
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре яңа һәм коронавирусның иң тиз йога торган штаммы - ХЕ барлыкка килүгә борчыла, диелә Los Angeles Times материалында.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасындә бәяләүләренчә, ХЕ омикроннан 10 процентка тизрәк йога ала. Әмма әлегә ХЕ штаммының иң куркыныч вариантка әйләнәчәге турында әйтергә иртәрәк, диелә хәбәрдә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, XE беренче тапкыр Бөекбританиядә быел 19 гыйнварда табылган. Аның белән авыручы җиде йөздән артык кеше теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев