Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковид-сертификатны ПЦР-тест нәтиҗәләре буенча алып булачак

Хөкүмәт «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә эпидемиологик вазгыятьнең ачык булмавы аркасында Дәүләт Думасында QR-кодлар турындагы закон проектын тикшерүне кичектереп торырга карар кылды.

1 февральдән соң ковид-сертификатны ПЦР-тест нигезендә алып булачак. Бу хакта «Российская газета» вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»»гы федераль канун проектының икенче укылышына тиешле төзәтмәләр кертәчәк.

Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документка ия кешеләргә мондый сертификатларның гамәлдә булу вакытын билгеләячәк.

Шунысын да искәртик: Хөкүмәт «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә эпидемиологик вазгыятьнең ачык булмавы аркасында Дәүләт Думасында QR-кодлар турындагы закон проектын тикшерүне кичектереп торырга карар кылды.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-01-2022/kovid-sertifikatny-ptsr-test-n-ti-l-re-buencha-alyp-bulachak-5847186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев