Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кояш "сукса" нишләргә? Табиб киңәшләре

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Әлимова эсседә үзеңнең организмыңны саклау, хәлне җиңеләйтүнең бик күп ысулларын белә булып чыкты.

Мондый эссе җәй соңгы елларда булмагангамы, һава температурасының 35 кә якынлашуын барлык кешеләр дә җиңел кичерә алмый. Соңгы ун көндә яшьләре 60 тирәсендә булганнар һәм өлкәнрәкләр бигрәк тә еш авырганы күзәтелә башлады. Күбесе йөрәк, кан басымы күтәрелү белән интегә. Кинәт кенә вафат булучылары да бар араларында.

Эссе һава балаларга да тискәре тәэсир ясый. Кечкенә, әле ныгымаган организм, олы кешенекенә караганда, тизрәк сусый.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Әлимова эсседә үзеңнең организмыңны саклау, хәлне җиңеләйтүнең бик күп ысулларын белә булып чыкты.

-Эссе һава торышы вакытында күп кешенең хәле китә башлый. Бу сәламәтлек өчен бик зыянлы. Җилсез урында кояш астында тору организмның кыза башлавына китерүе ихтимал. Без моны “кояш суккан” дибез. Бу балаларга аеруча да куркыныч. Хроник авырулары булганнар, өлкәннәргә дә саклык чараларын күрү кирәк, - ди табиб.

Кояш сугуны ничек белеп була? Әгәр дә сез кояш астында озак булганнан соң башыгыз әйләнә, күңел болгана, йөрәгегез ешрак тибә башлый икән – бу кояш сугуның беренче билгеләре дигән сүз. Салкын тир бәреп чыгу да шул исемлеккә керә. Кеше хәтта аңын җуеп егылырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Әгәр дә үзегездә мондый билгеләрне тоясыз икән, табибка мөрәҗәгать итәргә. Ә андый ситуациядә калмас өчен Роза Әлимова берничә киңәшне үтәргә кирәк, ди.

-Миң элек кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. Бигрәк тә кояш актив булган вакытта, сәгать көндезге 11 дән 3 кә кадәр организмга зыян китерә торган нурлар була. Баш киемен салмагыз. Урамга чыгарга туры килсә, ышыграк урыннарда йөрегез. Йоклар алдыннан салкынча душ кереп чыгу да тәнне суытырга ярдәм итәр. Йоклаганда өстегезгә ябып ятмагыз, тәрәзәләрне ачып йоклагыз. Эсседә балаларга аеруча да игътибарлы булу кирәк, - ди табиб.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koyash-suksa-nishlrg-tabib-kishlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев