Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күрше район мәктәп ашханәсендә ротавирус һәм стафилококк тапканнар

Инфекция йоктыручылар — Кукмара, Арча, Теләче, Чистай районнары һәм Казан мәктәпләрендә эшләүчеләр.

Татарстанда ашханәдә эшләүче мәктәп хезмәткәрләрен инфекция булу-булмауга тикшергәннәр.

«Республика мәктәпләре ашханәләрендә эшләүче барлык 5 234 кеше дә тикшерелде. Унҗидесендә ротавирус һәм норавирус табылды, шулай ук ике хезмәткәр алтын стафилококк белән зарарланган иде», — диде Дәүләт Советы утырышында Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева.

Аның сөйләвенчә, ротавируслар Кукмара, Арча, Теләче, Чистай районнары һәм Казан мәктәпләре хезмәткәрләрендә табылган. «Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Алабуга районнары мәктәпләре хезмәткәрләре ротавирус белән зарарланды. Тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, тугыз мәктәптән 19 хезмәткәр дәваланып, кире үз хезмәтләренә кереште», — дип сөйләде ул.

Моннан тыш, республикада азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне тикшергәннәр. «Гомуми белем бирү оешмаларының 634 кешесе һәм 127 туклану операторы җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды», — диде Гүзәлия Фомичева.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-02-2021/tatarstanda-m-kt-p-ashhan-l-rene-19-hezm-tk-rend-rotavirus-m-stafilokokk-tapkannar-5805332

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев