Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Үлүчеләр бар" - уйлана торыгыз!

Ясатыргамы, ясатмаскамы?

Әле уйлый торырга атнадан артык вакытыгыз бар.

Район үзәк больницасына, балаларга ясатыр өчен,  гриппка каршы вакцина кайтты. Беренче кайткан партия 610 балага җитәрлек.

“2 яшьлек баладан алып 17 яшьлек яшүсмерләргә ясала бу прививка. Гриппның 4 штаммына каршы торырга сәләтле ”,- ди табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.

Көчләү юк. Теләгән ата-ана баласына прививканы сентябрь аенда ясата алачак.

Уйланырга нигез бар. Узган ел Гриппның А штаммы белән 4 кеше авырды. "Дүртесе дә авыр кичерде. Катлауланулар (осложнение) күп булды. Ике кеше грипптан калган осложнение белән үлде. Берсе - пневмония, берсе - йөрәк белән",- диделәр табиблар. 

Әле олылар өчен вакцина кайтмаган. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев