Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әле бар, өлгерәсез

Узган ел 5 кешене теге дөньяга алып киткән авыруга каршы торасыгыз килсә, бу хәбәр сезнең өчен.

Район үзәк больницасына гриппның аеруча куркыныч саналган өч штаммына каршы тора алырлык вакцина кайтканын, һәм прививка ясалганын сез инде беләсез. Вкцинация бүгенге көндә дә дәвам итә. Тик ул озакка бармаска мөмкин.

Бу хакта район үзәк больницасының баш табибы киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов белән әңгәмә кордык.

    Вакцинация планы безнең район өчен күпме, күпме кешегә ясатылган, күпме вакцина бар? Балаларга ясаталармы? Ни өчен вакцина ясатырга кирәк, дип саныйсыз?

- Без  план буенча 6713 кешегә вакцина ясарга тиеш. Шуның 5003е - олы яшьтәгеләргә, 1710 сы- балаларга. 2783 вакцина кайткан иде. Аның 2173е -олыларга, 610 ы  балаларга исәпләнгән.  Бүгенге көнгә  вакцинаның 87,9 проценты ясалган:  балаларга -83,8 процент, олыларга -88, 9 процент ясалган.  

 - Ясатырга теләүчеләр булса, вакцина бармы әле?

- 600ләп бар, шәфкать туташлары оешмаларга йөри, авылларга чыга вакцина ясарга. Процедурный бүлмәсендә вакцина ясатырга була көн дәвамында. 

- Грипп аеруча кемнәр өчен куркыныч?

- Грипп бөтен кеше өчен дә  дә куркыныч, чөнки сезон вакытында әлеге авырудан моңа кадәр сәламәт кеше дә вафат булырга мөмкин. Грипп - балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча да куркыныч. Болар беренче чиратта - үзәк нерв системасы зарарланган, эндокрин системасы, йөрәк эшчәнлеге белән проблемалары булган, бөер, үпкә авырулы балалар. Кызганыч, күп очракта менә шушы авырулар гриппка каршы прививка ясатмый да инде, чөнки моны үзләре өчен куркыныч, дип уйлап ялгыша. Узган ел 5 кеше вафат булды. Аның икесе грипп катлаулану нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы белән вафат булса, калганнары йөрәк-кан тамырлары авырулары катлаулану нәтиҗәсендә китеп барды. Грипп - йөккә узарга планлаштырган хатын-кызлар өчен дә куркыныч. Шулай ук вакцинацияне беренче чиратта җитди авыртулар белән исәптә торучылар,  укытучылар, тәрбиячеләр, сатучылар, коллективта эшләүчеләргә эшләтергә киңәш ителә.

- Вакцинадан соң иммунитет барлыкка килсен өчен ничә көн кирәк?
- гадәттә  14-21 көн узгач формалаша һәм ул 6-12 ай дәвамында грипптан саклый. Әмма прививка ясаткан кеше шул вакыт эчендә бер тапкыр да авырмаячагына 100 процент ышаныч юк. Шулай да вакцина ясаткан 100 кешенең 70-98е грипп белән авырмый.

- Вакцинация ясаганнан соң кеше җиңелчә авырырга тиешме?

Температура күтәрелү яки укол ясаган урын кызару теләсә нинди вакцина ясагач булырга мөмкин. Ул авырудан саклануның формалаша башлавын аңлата.

- Салкын тиеп авырган кешегә прививка ясатыр­га ярыймы?
- Авырган вакытта юк. Шулай да ахыргы нәтиҗәне табиб ясарга тиеш.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

С.Мингатина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев