Мурашко: «Спутник V»нең коронавирус дельта-штаммына каршы нәтиҗәлелеге — 83 процент
Министр сүзләренчә, вакцина коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый.
Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы коронавирусның дельта-штаммына каршы торуда 83 процентка нәтиҗәле.
«Бүген „Спутник V“ вакцинасы дельта-штамм белән көрәштә һәм профилактикада иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы мәгълүматлар 83 процент нәтиҗәлелек турында сөйли. Бу инде Россия мәгълүматлары. Клиникада эшләүче хезмәттәшләр безгә мәгълүмат бирде», — дип сөйләгән министр «ТАСС» агентлыгына.
Мурашко сүзләренчә, вакцина шулай ук коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев