Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Невролог: Ковид кичергән кешеләр депрессиядән һәм йокы бозылудан интегә

Көнбатыш галимнәре оештырган тикшеренүләрдә 86 мең кеше сораштырылган, аларның 50 проценты, авырудан соң гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән, ди табиб.

А.Бурназян исемендәге медицина үзәге табиб-неврологы Миләүшә Йосыпова коронавирус белән авырган кешеләрнең депрессиядән һәм йокысы бозылудан интеккәнен әйтте. KazanSummit форумында ул коронавирустан соң пациентларга нейрореабилитация тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Россия һәм чит ил тикшеренүләре ковид белән авырганнарның яртысының йокы бозылу, хафалану, борчылу, депрессиясе булуын күрсәткән. Табиб нерв системасына бик зур зыян килгән очраклар булганын белдерде. 

«Ковидтан өзлегүләр, организмга зарары бик озакка сузыла. Көнбатыш тикшеренүләрендә 86 мең кеше тикшерелгән, 50 проценты, гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән. Бу бик зур икътисади зыян китерә, чөнки эшкә сәләтле яшьләр күп зыян күрә», — диде Миләүшә Йосыпова.

Табиб ковидтан соң тернәкләнү өчен физиотерапия, дәвалау физкультурасы һәм психокоррекция файдалы булачагын искәртте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та якын арада ковидның авыр формасы белән авырганнарны тернәкләндерү программасы расланачагын әйтте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/29-07-2021/nevrolog-kovid-kicherg-n-keshel-r-depressiyad-n-m-yoky-bozyludan-integ-5831885

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, йокысызлык бик авыр кичерелә.17 көн больницада яткан вакытта бер генә төнне дә тулы йоклап булмады.Баш мие ял итми, төрле авыр төшләр газаплый.Йоклау түгел инде ул, бары йокымсырау гына. Өйгә чыккач та әле 2 көн газапланып йокладым.3 көннән соң бераз йокы нормага керә башлый.