ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 10 процентка арткан
Республика территориясендә 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән
Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан.
Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 мең 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/31/168806/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев