Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор Covid-19 прививкасыннан соң саклык чаралары турында сөйләде

Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.

Коронавируска тулы иммунитет вакцинациядән соң 35-42 көн эчендә формалаша. Шуңа күрә бу арада барлык саклану чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вакцинациядән соң коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтелә ведомство басылган документта.

Бу чорда битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә һәм гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Шулай ук вакцинациядән соң беренче көннәрдә физик күнегүләр ясамаска, сауна һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-06-2021/rospotrebnadzor-covid-19-privivkasynnan-so-saklyk-charalary-turynda-s-yl-de

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев