Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә коронавирустан ревакцинация башланды

Икенче прививканы икенче препарат белән дә ясарга була.

Россиядә коронавирус инфекциясеннән ревакцинация кампаниясе башланды. Илдә теркәлгән препаратларның теләсә кайсысы белән кабат прививкалар ясарга мөмкин.

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авырган кешеләргә прививка ясауны һәм ревакцинацияне билгеләнгән тәртиптә теркәлгән теләсә кайсы вакцина белән эшләргә була», — диелә хәбәрдә.

Министрлыкта сөйләүләренчә, ревакцинация буенча вакытлыча инструкцияләр илнең барлык субъектларына да җибәрелгән. Гражданин риза булган очракта, икенче прививканы башка препарат белән дә ясарга була.

Вакцинадан коронавирус йокмый һәм ПЦР-тест нәтиҗәләре уңай була алмый, дип искәртәләр ведомствода.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-07-2021/rossiyad-koronavirustan-revaktsinatsiya-bashlandy-5828768

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев