Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов: белгечләр безнең вакцина — иң уңышлы, дип раслый

Covid-19дан прививкаланучыларның Татарстанда бернинди тайпылышлар да юк.

Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык кешеләр арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлы. Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тайпылышларсыз уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында хәбәр итте. 

"Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә нинди дә булса тайпылышлар, вакциналаштырылган кешеләрнең проблемалары юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез", - дип ассызыклады ул.

Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/16-02-2021/minnihanov-spetsialisty-podtverzhdayut-chto-nasha-vaktsina-samaya-uspeshnaya-5806830

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев