Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр

Республика бизнесменнары чикләү шартларында эшләргә өйрәнде, дип билгеләп үтте Президент.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән күмәк вакцинация ике айдан нәтиҗә бирәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Киңкүләмле вакцинация программасы эшли башлады. Хәзер аны актив башлыйбыз һәм ике айдан нәтиҗәсе булачак. Ә 3-4 айдан вазгыятьнең шактый яхшыруын күрәчәкбез. Чит ил партнерларыбыз да шундый ук эш алып барыр дип өметләнәм», — диде Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада эпидемиологик вазгыять яхшыра, клиникаларда буш урыннар була башлады. Шул ук вакытта бизнес чикләү шартларында эшләргә өйрәнде.

«Без шундый шартларда эшләргә өйрәндек», — диде республика җитәкчесе.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/27-01-2021/r-st-m-mi-nehanov-tatarstanda-kovidtan-vaktsinatsiya-n-ti-sen-ike-aydan-k-r-ch-kl-r-5802090

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X