Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Саннар куандыра, ә сыйфат?..

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре узган елга хисап ясады.

Район үзәк больницасында чәршәмбе көнне узган елгы эшләргә хисап ясаганда еш әйтелде бу җөмлә. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева да, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов та кабатлады аны.

    Елның-елында район үзәк больницасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең алдагы елга хисап ясаган җыелышы хакында язабыз. Хәтерләсәгез эш күрсәткечләре белән республика буенча 28 нче урынга төшкән иде алар. Ә 2018 ел нәтиҗәләре буенча 7 урынга күтәрелә алганнар. Цифрлар үз эшен эшләгән, күрсәткечләр уңай, менә бу саннар янына халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфаты да күзгә күренеп яхшырды дип бик язасы килә, тик... бу әле алай түгел. Дөрес, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре алдына куелган планнар вакытында үтәлгән, арттырып үтәлгәннәре дә бар, тик болар саннар гына.

     Узган елгы халык саны – 12192. Хатын-кызлар – 6284. 18 яшькә кадәрге балалар – 18,54%,  пенсия яшендәгеләр – 28,7% - республика буенча бу сан белән без 8 урында. Хезмәт яшендәгеләр кимеп бара, димәк. Туучылар санын карасак, узган ел 142 бала туган, алдагы ел белән чагыштырганда 32 балага артыграк. 174 кеше үлгән. Монда азрак күңелне юата торганы, үзебезнең районда яшәүчеләрне генә алсак, бу сан -156.  Районда теркәлеп, читтә яшәүчеләр санын кушсак, үлем артыграк. Күргәнегезчә, теркәлеп тә бездә булмаучылар, бәя биргәндә саллы роль уйный. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы ун ел эчендә үлүчеләр саны кимүгә (39,08% ) таба бара. “Әле кайчан гына 13 мең халык исәпләнә иде, кайда бер меңе”, дип аптыраучылар да булды. Анысы да шул теркәлү белән бәйле, дип аңладым.

Аллага шөкер, рейтингта безне өскә күтәрә торган күрсәткеч - сабыйлар үлеме теркәлмәгән. Борчыганы – үле туган балалар бар. Гомумән, үлем күрсәткечен алып карасак, 49,43% кеше кан әйләнеше системасы авыруларыннан вафат булган, икенче урында - төрле авыртулар, өченче урында – яман шеш, дүртенче урында  - сулыш органнары авыртулары.  Миокард инфактыннан үлүчеләр саны алдагы елдагы кебек үк, баш мие кан әйләнеше белән бәйле үлем, хәтта, 10,4 процентка кимегән.  Хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең үлеме исә  узган елда 13,22 % тәшкил иткән. Үлүчеләрнең 47,47 %ы – хатын-кызлар, 52,53%ы – ирләр. Яман шеш авыртулары һәм үлеме рейтингында безнең район республикада 20-25 нче урында тора. Авыртуны башлангыч чорында ачыклау максатында үзебездә беренчел онкология кабинеты эшли башлады һәм анда башкаладан килгән табиб-онколог кабул итә. Монысы халык өчен  эшләнгән уңайлык. Диспансерлаштыру барышында 797 хатын-кыз маммографик тикшеренү узган, 235дә сөт бизе патологиясе ачыкланган. Өстәмә тикшеренүләр 2 хатын-кызда яман шеш барлыгын күрсәткән. 139 ир ПСА анализы биреп, 22се кабат тикшерү узгач, 1 ирдә яман шеш барлыгы беленеп, ул дәваланып кайткан. Туберкулез белән авыручылар кимегән, исерекләр саны арткан һәм сан наркоманлыкка килеп тоташып, үзенә игътибар сорый. Димәк, эчкечелек белән бергәләп көрәшер вакыт җиткән. “Ашыгыч ярдәм” күрсәтү хезмәтенең чакырганда үз вакытында килү күрсәткече – 98,8%.

Узган ел сәламәтлек саклау өчен дәүләтебез безгә  112 миллион 344 мең  500 сум (!) акча бүлеп биргән.  Халыкка хезмәт күрсәтү өлеше дә арткан димәк. Күп сораулар тудырса да, бу да яхшы. Бирү алу түгел.

Беррәттән сәламәтлеклек саклау хезмәткәрләренең хезмәт хакы да сизелерлек арткан. Табибларныкы 62 мең сумга (!) җиткән. Бу уртача алган күрсәткечтер, чөнки аларның берсе дә моның кадәр хезмәт хакы алмауларын әйтә. Җыелышта белгечләрнең - табибларның җитәрлек булмавы да, бер табибның берничә белгеч урынына эшләве дә искә алынды.  

Җыйнап әйткәндә, безнең район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре  республикада халыкның үлем-китемен киметүгә юнәлдерелгән чаралар планының максатчан күрсәткечләрен үтәгән ике районның берсе ( икенчесе – Әгерҗе)  булып тора. Һәм шуның нәтиҗәсендә алда әйткәнемчә, республика муниципаль берәмлекләре арасындагы рейтингта 7 урынга күтәрелгән.

Күрсәткеч саннарны  күпләп язып була, чыгыш ясаучы баш табиб Элдар Яруллинның, кардиолог Ренат Хәкимҗановның чыгышларында да цифрлар күп әйтелде. Доклад буенча фикер алышуда катнашкан  ТР Сәламәтлек саклау министры Фәридә Яркаева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та  әнә шул күрсәткечләргә нигезләнеп сөйләделәр. Мактадылар да, кимчелекләрне күрсәтеп, алга таба аларны бетерү кирәклегенә басым да ясадылар. Фәридә Фатыйх кызы Россиядә үлем күрсәткеченең аз булуын әйтте. Татарстанда бу күрсәткечнең күплеге без ашаган бәлешләр белән бәйледер, дип тә нәтиҗә ясады. Ник дигәндә татарның камыр ризыклары сәламәтлек өчен файдага түгел, алар канда  холестерин күләмен артуга китерә, нәтиҗәдә кан тамыры кысыла, бляшкалар барлыкка килә.  Монысы инде без еш ишеткән тромб сүзенә килеп тоташып, гомер өчен куркынычка әйләнә. Шунлыктан туклануга да игътибар биреп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәк. Министр урынбасарын борчыган икенче нәрсә – дарулар кабул итү белән бәйле. Дөресен әйтергә кирәк, табиблар билгеләгән даруларны авырган вакытта гына эчәбез. Көндә кулланырга кирәклеге онытыла, сәламәт булып торганда бигрәк тә. Бу кан басымлы авырулар өчен куркыныч. Табиб көн саен эчәргә кушкан даруны эчәргә онытмагыз, кан басымыгыз югары булса, бигрәктә. “Бүген кан басымы  ярый, эчмәсәм дә була” түгел, эчәсе. Фәридә Фатыйх кызы әйткән, игътибарга алырга кирәкле тагын бер фикер – районда олы яшьтәгеләр күплек, өлкәннәрнең организм үзенчәлекләрен искә алып  дәвалауны башлау кирәк диде ул. Болары без белергә тиешлеләр, калганнары  табиблар өчен кулланма булырлык киңәшләр. Айрат Фәнил улының тәнкыйть күзлегеннән чыгып ясаган чыгышын да бик ошаттым. Күз табибы булмау, табибларны берничә белгеч урнында эшләтмичә генә аларга шул хезмәт хакын түләү кирәклеге дә, халыкка үрнәк күрсәтеп сәламәт яшәү рәвеше нәкъ менә табибларның үзләреннән башланырга тиешлек тә – көн кадагындагы мәсьәләләр.

  Калган без көн дә зарлана торганнарын сәламәтлек саклау хезмәткәрләре болай да белә. Камиллекнең чиге юк икәнен дә...

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев