Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Савыгып та өлгермәдем, кабат авырыйм”

Ел саен кышның соңгы аеннан башлап язның беренче ае тәмамланганчы илебезнең үзәк төбәкләрендә, шул исәптән бездә дә грипп “котыра”.

Соңгы арада әнә шулай зарланучылар шактый. Нәрсә бу, гриппмы, әллә яңа төр вирусмы? Өстәвенә, коронавирус та беркая да китмәде, ул безнең арада... Бу хакта баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдиновадан сораштык.

– Бу уңайдан халыкка әлеге авыруларның симптомнарын аерып, таный белү кирәк. Әйтик, сулыш юлы авырулары белән бәйле рәвештә больницага көн саен 7-8 кеше килсә, аларның 2-3ендә коронавирус ачыклана, – дип уфтана баш табиб урынбасары.

Күбесендә ОРВИ, ОРЗ. Вируслы инфекциянең дә төрләре гаять күп. Гриппка килсәк, больницага аны ачыклар өчен экспресс-тестның яңа партиясе кайтуны көтәләр. Аңлавымча, әлегә кадәр әллә ни күп булмаган грипп белән авыручылар саны да кинәт ишәергә мөмкин. Дөрестән дә бөтен Татарстанда “котырган” бер вакытта бездә нибары 5 кешенең генә грипп белән чирләве нык шикләндерә.

Хәер, төгәл саннарны күзаллап узыйк әле. Алган мәгълүматларга караганда, 12- 17 февраль көннәрендә сулыш юллары авыруларына шикләнеп больницага 52 кеше килгән. Араларында 9 бала да булган. 12 кешедә коронавирус ачыкланган. Калганнарына ОРЗ диагнозы куелган. Кызганычка каршы, араларында көмәнле 2 хатынкыз булган, 1 кешенең үпкәсе ялкынсынган. Аннан соңгы 18- 27 февраль көннәрендә больницага мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Бу уңайдан шатланырга да өлгермәдем, Гөлия Мифтахетдинова:

– Бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле, больницага килүчеләр аз булды шул, – диде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев