Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сезнең организмның шикәр артык күп булудан интегүен күрсәтүче 9 билге

Күпләр, шикәрнең безнең организмга ни дәрәҗәдә зыян китерүен тулысынча аңлап бетермиләр. Без шикәр микъдары зур булган десертлар, баллы газировка һәм башка продуктларны күпләп кулланабыз. Бу, һичшиксез, тәмле, әмма куркыныч та. Иртәме яки соңмы, ул безнең халәттә һәм сәламәтлегебездә чагылыш табачак.

 

  1. Без, үз рационыбызны яңадан карарга һәм андагы шикәр күләмен минимумга җиткерергә тиешлекне хәбәр итүче 9 билгене билгеләдек.

Мускулларда һәм буыннарда авырту тоясызмы? Сез озаклап җәяү йөрүдән, бакчада эшләүдән, спорт күңел ачуларыннан баш тартырга мәҗбүр, чөнки аяк мускулларында авырту тоясыз? Бу, сезнең организмда баручы ялкынсыну процессы бару турындагы сигналларның берсе дип кабул итегез. Организмдагы шикәрнең югары дәрәҗәсе, иммун күзәнәкләрнең ялкынсыну матдәләрен артык глюкозаны эретү өчен канга бүлеп бирүенә китерә. Шулай итеп, шикәр күбрәк кулланган саен, глюкозаны бетерүгә юнәлдерелгән ялкынсыну процессына чик куючылар күбрәк аерылып чыга тора. Бу катлаулы биохимия процесслары үзләрен мускуллар авырту белән таныталар, ә киләчәктә катаракта, артрит, йөрәк авырулары, хәтергә бәйле проблемалар һ.б. күп кенә җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

2. Баллыны ярату. Баллы ашамлыктан тую бик авыр, чөнки, алар бик тиз эшкәртелә һәм сез инде бер сәгатьтән соң ук ачлык хисе тоячаксыз. Моннан тыш, торт һәм печеньеләр наркотикларга булган сыман ук бәйлелек китереп чыгара. Бу шикәрнең бәхет гормоны дип атала торган допанамин гормоны чыгару белән аңлатыла. Ул безгә яхшы, күтәренке кәеф бүләк итә. Организм өчен шикәр уңай кәеф чыганагы һәм яхшы рух чыганагына әверелә; ул аны үзенә күрә бүләк буларак кабул итә башлый һәм яңа доза таләп итә. Бу бик начар әйбер, аннан чыгу бик авыр. Шикәрдән баш тарткач, сез наркоман хисләре белән чагыштырырлык чын “ломка” хисләре кичерәчәксез.

3. Энергия сикерешләре. Глюкоза безнең организмны энергия белән тәэмин итү өчен җаваплы. Шикәр дәрәҗәсен көн дәвамында бер дәрәҗәдә саклап калу мөһим, теләсә нинди тайпылышлар, һичшиксез, энергиянең төшүе аша чагылыш таба. Бу процесс тәм-томнар кулланганда ашказаны асты бизенең инсулин эшләп чыгарылуы белән аңлатыла, ул глюкозага сезнең күзәнәкләргә барып җитәргә ярдәм итә, шул рәвешле энергия китереп чыгара. Бу процесс тәмамлангач, энергия дәрәҗәсе кискен кими һәм организм энергия балансын булдыру өчен тәм-томның яңа порциясен таләп итә башлый. Ризыкта бары тик файдалы продуктлар, аксым һәм файдалы майларга бай ашамлыклар гына кулланырга киңәш ителә, бу кандагы шикәрнең тигез бүленешенә китерәчәк һәм энергия сикерүне булдырмый калачак.

4. Тиредәге бетчәләр.  Составында шикәр булган продуктлар инсулин дәрәҗәсен арттыруга китерә һәм шикәрне аксым молекулалары белән бәйләү процессын башлап җибәрә. Глюкоза канга эләксә, катлаулы физиологик процесслар башлана, нәтиҗәдә ялкынсыну һәм тире белән бәйле башка проблемалар туарга мөмкин. Бу шуңа килеп чыга, чөнки инсулин ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган бизләр активлыгын арттыра. Әгәр сез бетчәләрдән, бит бозылудан азапланасыз һәм бер генә медицина чарасы да сезгә ярдәм итә алмый икән, туклану менюсын яңадан карап, шикәр куллану дәрәҗәсен киметегез. Аңлашыла, шикәрдән тулысынча баш тарту кыен, әмма аның күләмен киметергә тырышыгыз.

5. Авырлык арту. Әлбәттә, джинсыларыгыз билдә тар булса, күңелле яңалык түгел. Ничек кенә танырга теләмәсәк тә, моның сәбәбе күп санлы тәм-томнар булырга мөмкин. Баллы кабымлыклар, гадәттә, артык май катламының корсак өлкәсендә барлыкка килүенә китерә. Шикәр кулланганда эшләнә торган инсулин артык майны нәкъ менә бил өлкәсендә туплый. Шуңа күрә сез алга таба да шикәр куллануны киметмәсәгез, идеаль фигура турында оныта аласыз.

(Дәвамы алдагы көндә).

Чыганак: https://muskul.pro/zdorove/9-priznakov-togo-chto-vash-organizm-stradaet-ot-pereizbytka-sahara?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/сахара-кубок-сахарная-гора-сладкий-1514247/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев