Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациядән соң QR-кодның гамәлдә булу вакытын атады

QR-код бер ел гамәлдә була, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты ай белән чикләнергә мөмкин.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатканнан соң QR-кодның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты айга калырга да мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан яки кабат вакцинация узган гражданнар вакцинаның икенче компонентын (әгәр препарат ике компоненттан гыйбарәт булса) керткәч яисә бер компонентлы „Спутник Лайт“ препараты белән вакцинация төгәлләнгәннән соң QR-код ала. QR-кодның гамәлдә булу вакыты — бер ел. Шул ук вакытта, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты ай белән чикләнергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

ПЦР-тест нәтиҗәләре тискәре булган кешеләр өчен, QR-код 72 сәгать гамәлдә була, коронавирус инфекциясен кичергән гражданнар өчен терелгән көннән алып алты ай тәшкил итә, диелә материалда.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-08-2021/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-vaktsinatsiyad-n-so-qr-kodny-gam-ld-bulu-vakytyn-atady-5834887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев