Татарстанда тагын 256 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, 32 кеше хастаханәгә озатылган.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшьлек балалар – 21 кеше», - дип белдерделәр ведомствода.
Казанда – 73, Чаллыда – 32, Түбән Кама районында – 21, Әлмәт районында – 15, Яшел Үзән районында 13 очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 139 856 очрагы расланган, 133 275 кеше (шуларның 123е – узган тәүлектә) терелгән. 10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 1 909 кешегә җиткән.
Нет комментариев