Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә Татарстанда авыру билгеләре булган 511 бала мәктәпкә кертелмәгән

Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала дәресләргә үткәрелмәгән.

Соңгы тәүлектә мәктәпләргә 511 бала кертелмәгән. Бу ОРВИ билгеләре яки температурасы булган балалар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр нәтиҗәләрен күзәтеп баруларын әйтте. «Санитар кагыйдәләр буенча температура үлчәү мәҗбүри таләп. Уку елы башыннан температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган 4 мең 749 бала укуга кертелмәгән», — диде.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрендә әлегә бергә укый алмаган җиде класс бар. Бу укучылары күп авырган сыйныфлар. «Бу классларда 167 бала укый. Бу Азнакай районы мәктәбе», — диде белгеч. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-09-2021/so-gy-t-lekt-tatarstanda-avyru-bilgel-re-bulgan-511-bala-m-kt-pk-kertelm-g-n-5837992

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев